Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда кечкенә бала люкка егылып төшкән

Вакыйга 5 июнь кичендә Ленин урамында, «Хәзинә» скверы янында килеп чыккан

Аның нәтиҗәсендә бала төрле имгәнүләр алган. Аны авыр хәлдә дәваханәгә китергәннәр. Төнлә кызга операция ясалган. Соңыннан ул Казанның балалар республика клиник дәваханәсенә китерелгән. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Соңрак билгеле булганча, тикшерү органнары бу очрак буенча җинаять эше кузгатканнар.

Алдан тикшерү барышында фаҗиганең люк капкачының тиешле сыйфатта булмавы сәбәпле килеп чыгуы ачыкланган. Урамда йөргәндә бала капкач өстенә баса һәм ул хәтта кечкенә кызның авырлыгын да күтәрә алмыйча, аяклары астында ярыла.

Тикшерүчеләр килеп чыккан хәлне җентекләп тикшерергә һәм шәһәрдә коммуналь челтәрләрне куркынычсыз эксплуатацияләү өчен җаваплы барлык вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев