Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай пикетчыларын Казанда ишетмәгәннәр

11 сентябрьдә Ирек мәйданында Татарстан Министрлар Кабинеты бинасы янында пикет узды, анда Чистайда яшәүчеләр катнашты.

Без газетабызда Бутлеров урамы, 2а йортта яшәүчеләр турында язган идек. Елгачылар дәваханәсе җитәкчелеге анда яшәүчеләрне (биредә өч гаилә яши) ярымподвалга күчерергә җыеналар. Йортта яшәүчеләр әлеге карарга каршы чыктылар һәм Казан адвокаты Еркин Сарсембаев ярдәме белән Ирек мәйданында пикет оештырдылар. Анда бары бер гаилә генә катнашты - ирле-хатынлы Валентина һәм Леонид Легасовлар һәм аларның кызлары Вера. Бары берничә чистайлы һәм башкалада яшәүче пикетка килүчеләргә теләктәшлек белдерде.
Пикетчылар республика хакимияте бинасы алдында «Торак юк икән - чыгару да юк», «Чистайда Бутлеров урамы, 2а йорттан яшәүчеләрне куалар» дигән транспарантлар белән ике сәгать басып тордылар. Чистайлыларны беркем дә ишетмәде, әмма проблема белән республика массакүләм мәгълүмат чаралары кызыксынды һәм кичә Легасовлар гаиләсе ТНВ төшерү төркемен кабул итте.
Чистайлылар бирешергә җыенмыйлар. 20 сентябрьдә алар күбрәк кеше җыеп икенче пикет оештырырга планлаштыралар.
- Безгә кире барыр урын юк, - ди Валентина Легасова, - йортка ремонт 37 ел элек ясалган, хәзер аңа беркем ремонт ясарга җыенмый. БТИ тикшерүе буенча бина авария хәлендә санала һәм биредә яшәү куркыныч. Йортны аварияле торактан күчерү программасына кертү мөмкин түгел, чөнки, чиновниклар сүзләренә караганда, бу торак йорт түгел, ә элеккеге лаборатория. Безгә ярымподвал гына тәкъдим итәләр, Чис­тайда буш торак юк.
Күптән түгел Түбән Новгородтан ФМБА Идел буе округы медицина үзәгенең юрист-консульты килде, ул елгачылар дәваханәсенә хокукый әйдәп бару уздыра. Аның килүе юкка түгел, йортта торучыларны чыгару максатыннан актив эш башланды, судка иск бирелде. 18 сентябрьдә Чистай шәһәр судында чыгару турындагы эшне беренче тыңлау була.
Безнең газета әлеге хәлне тикшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев