Биш катлы йортта ярык зурая бара
Җәмгыять

Биш катлы йортта ярык зурая бара

Безнең редакциягә Мир урамы, 32 адресы буенча урнашкан биш катлы йортта яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать итте.

Хатын-кыз берничә ел элек йорт диварында барлыкка килгән ярыктан зарлана. Пенсионер ханымның сүзләренә караганда, ул елдан-ел зурая бара һәм ярыктан җил өрә.
Яшәүчеләр үз көче белән аны ямарга тырышканнар, әмма ул әллә ни нәтиҗә бирмәгән. Хатын-кыз тиешле хезмәтләрнең аларның проблемасына игътибар итүләрен сорый.

чистай

Нет комментариев