Эльвина Гобәева, күппрофильле көллият студенткасы, ике ел рәттән ерак юлга чыккан
Ул еракка йөрүче поездларда озатып йөрүче булып эшли. Шуның өстенә әле озатып йөрүчеләрнең «Молния» Чистай отряды командиры да булып тора, анда аңардан башка биш егет тә эшләгән. Эльвинаның барысы бергә 500дән артык эш сәгате, бу 13 рейс, 1,5 мең пассажир дигән сүз.
Аның поездлары, нигездә, көньякка Казан-Адлер, Казан-Новороссийск маршруты буенча хәрәкәт иткәннәр, Мәскәүгә рейслары да булган.
- Беренче рейсыңны хәтерлисеңме? - дип кызыксынам Эльвинадан.
- Бу Адлерга рейс иде. Анда миңа бәхет елмайды: мин Регина Шәрифуллина белән бер вагонда эшләргә насыйп булды. Аның тәҗрибәсе бар иде, ә мин әле бу өлкәдә бөтенләй яңа кеше идем. Регина миңа барысын да җентекләп аңлатты, барлык эшләрдә дә ярдәм итте. Билгеле, мин поездларны озатып йөрүчеләр курсларында укыдым, әмма теория практикадан аерыла.Үзем эшләргә тиешле вагонга тәүге тапкыр кергәч, мин бөтенләй башка хисләр кичердем!
Быел исә бар җаваплылыкны үз җилкәмдә үткәрдем, бу, билгеле, катлаулырак. Әмма авырлыклар чыныктыра гына.
- Син кунакчыл хуҗа булдыңмы?
- Шулай булгандыр дип уйлыйм. Минем вазифага пассажирларны төшерү һәм утырту, вагоннарны җыештыру, документлар эшен алып бару керде. Теләгән вакытта пассажирлар кайнар чәй эчә алсын өчен титанда һәрвакыт кайнар су булуын тәэмин итәргә кирәк иде. Плацкарт вагонда 52, купеда 34 пассажир, барысы да төрле- төрле...
- Йоклап алырга мөмкинлек булдымы?
- Бу станцияләр арасындагы эш киеренкелегенә бәйле иде. Мәсәлән, Свияжскидан алып Ульяновскига кадәр берничә сәгать йоклап алырга мөмкинлек бар иде.
- Билгеле, кызыклы хәлләр дә булгалагандыр...
- Әйе, шулай ук гадәти булмаган вакыйгалар да булгалады. Поезд станциядә биш минут кына торырга тиеш, ә бервакыт ул соңарып килде. Тамбур ишеген ачтым, ә перронда - өч пассажир. Аларга алтынчы вагон кирәк, ә мин - өченчедә. Минем вагон аша керергә мөмкинлек булса да, алар алга таба чабып киттеләр. Мин аларга өлгермисез дим, юк, мине ишетергә дә теләмиләр. Нәтиҗәдә, аларга поездны такси белән алдагы станциядә куып тотарга туры килде.
Ә икенче бер вакыйга сентябрьдә минем соңгы рейсларымның берсе вакытында булды. Краснодарга килеп җиттек, биш минут вакытыбыз бар. Ир- атлар тартырга чыктылар, ир белән хатын исә минем кисәтүләремә дә карамастан, кибеткә йөгерделәр. Поезд кузгалды, ике пассажир юк. Еракта хатынның чапканын күрәм, аның артыннан ире. Ярый машинистыбыз кешелекле булып чыкты, аларны күргәч, поездны туктатты.
- Гадәттә станциядә пассажирлар һәм озатып йөрүчеләр нәрсә сатып алалар?
- Шешәләрдә сатылучы салкын су, туңдырма. Билгеле, зур шәһәрләрдә барысы да кыйммәт. Зур станцияләрдә җирле халыктан 100 сумга өч килограмм виноград, абрикос, персик сатып алдык.
Ә менә »Котельниково» станциясендә нинди генә төр балык сатмыйлар, сатып алу теләген һич тә тыеп калам димә!
- Ә сез башка вагоннардагы хезмәттәшләрегезгә кунакка керә идегезме?
- Әйе. Гадәттә кичке якта берәребезнең купесында җыела идек. Бергәләшеп үзебез алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчә идек. Мондый аралашулар онытылмый! Җитмәсә, мин үзебезнең ике егетебез - Ярослав һәм Константин белән бер вагонда туры килдем. Бу искиткеч булды!
Безнең поезд туктаган пунктта азрак кына булса да диңгездә коену мөмкинлегебез дә бар иде: Адлерда ул станция белән бер тирәдә үк иде, ә менә Новороссийскида - ераграк. Әмма без кайгырмадык, бар җиргә дә өлгердек, акча да эшләдек. Шулай итеп хезмәт җәе бик яхшы үтте!
Эльвина Гобәева «Җәмәгать туклануының азык- төлек технологы» белгечлеге буенча белем ала. Дүрт ел уку дәвамында ул «Фортпост»яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә актив катнашып килә. Шәһәрнең «Лидер» оператив отрядына керә. Күптән түгел экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәшкә багышланган республика семинарында катнашкан. Аның кинологка уку хыялы бар, ул киләчәген хокук саклау органнарында хезмәткә багышларга тели.
- Тимер юллар романтикасы турында еш сөйлиләр. Бу, чыннан да, шулаймы?
- Хәзер зур ышаныч белән әйтә алам: әйе! Бу башка озатып йөрүчеләр, пассажирлар белән аралашулар, чит шәһәрләрдә булу, бөтеләй башка мохитка эләгүләр...Тәгәрмәчләр тавышы астында төрле могҗизалы пейзажлар шәйләнә. Төнге Адлердан киткәндәкүзәткән искиткеч гүзәл картина: вак, төсле-төсле йолдызчыклар белән чуарланган һаваның диңгез белән кушылуы күз алдымнан китми. Һичшиксез бирегә кабат киләсем һәм шушы романтикада йөзәсе килә.
Нет комментариев