Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын бастырып чыгарган.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. Республика программалары хисабына бүленгән 28 миллиард сум акчага юлларга реконструкция һәм ремонт ясалган.

«Вак таш-ком катнашмасы - бик яхшы материал. Ул хәрәкәт аз булган авыл урамнарын ремонтлаганда кулланыла», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Сөйләшүнең бер өлеше юллардагы полосаларның киңлеге үзгәрүгә багышланган иде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республикада юлларның V категориясе эшләнгән, ул күпкә арзанрак тора.

«Бу - яхшы тәҗрибә. Бездә юллар башка илләрдәгегә караганда киңрәк. Әмма хәрәкәт интенсив булмаган урыннарда мондый ихтыяҗ юк», - диде Владимир Путин.Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икътисад