Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Тармак алга таба атлый, ләкин проблемалар да җитәрлек

Күп фаттирлы йортларны капиталь ремонтлау, ветераннар һәм авария фондыннан күчүчеләр өчен торак, социаль ипотека программасы, авылдагы яшь белгечләрне һәм гаиләләрне торак белән тәэмин итү - болар безнең муниципаль районда төзелеш тармагында эшләүчеләр тормышка ашыручы программаларның бер өлеше генә.

Һөнәри бәйрәме алдыннан без инфраструктура үсеше буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Җиһаншин белән очраштык һәм тармак үсешенең киләчәге турында сөйләвен үтендек.
- Елдан-ел шәһәрдә һәм районда халыкның төрле категорияләре, шул исәптән шәхси, торак төзелеше күләме арта, димәк, тармак үсә. Төрле торак төзү күләме бездә аз булмаса да, проблемалар да бар, без аларны чишәргә тырышабыз.
Быел муниципаль районда торак тапшыру планы 36 мең кв.м, 1 августка бу саннан 20 процент тапшырылган. Әмма менә шул безнең өчен проблема булып тора - без мондый күләмне үти алмыйбыз, шуңа күрә күптән түгел республика хакимиятенә планны киметүне сорап мөрәҗәгать иттек, җавап көтәбез.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү иң соралучы программа иде. Сүз уңаенда, ул ике юнәлеш - ТР дәүләт инвестицион төзелеш идарәсе һәм ТР Президенты каршында Дәүләт торак фонды линияләре буенча барды. 24 фатирлы йортны тапшыру белән программа безнең муниципаль районда уңышлы төгәлләнде, сүз уңаенда, ветераннар уңайлыклары бар йортларда, икенчел базарда һәм шулай ук шәхси йортларда торак алдылар. Икенче ел аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы тормышка ашырыла - бер йорт төзелгән инде, ә бу айда икенчесен тапшырырга җыенабыз, өченчесен төзү башлана, дүртенчесенә проект-смета документлары әзерләнә.
Шәхси төзелеш тә үсә - 8 мең кв.м дан артык мәйданга торак төзелгән. Муниципаль власть бу мәсьәләдә булыша, аерым алганда коммуникацияләр - газ, су, канализация, электр энергиясе кертергә ярдәм итә. Ел азагына кадәр берничә торак һәм социаль-мәдәни объектлар: Мебельная 2а урамында 60 фатирлы йорт, "авариялеләр" өчен ике йорт, Вишневский 8/2 урамында 37 фатирлы һәм Энгельс 191 урамында 60 фатирлы йорт тапшырырга планлаштырабыз. Йолдыз поселогында яңа клуб, Олы Талкыш авылында ФАП , Тегермән микрорайонында 220 урынлы балалар бакчасы тапшырырга планлаштырабыз. Социаль ипотека буенча, Энгельс185 урамында 135 фатирлы йорт төзү планда. Төзелеш тармагын күр заказлар тәэмин итүдә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы зур роль уйнады. Муниципаль районда 2012 елда гомуми финанслау 90 миллион сум тәшкил итте, 14 йорт яңартылачак. Бу программаны тормышка ашыру Чистай төзүчеләренә өстәмә мөмкинлекләр куллану, кадр­ларны саклап калу мөмкинлеге бирде. Торакны капиталь ремонтлаудан кала, мәгариф объектларын яңарту да бара, моңа 30 елдан артык кулланышта булган мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында 1нче лицей һәм Каргалы гимназиясе керде. Торак төзү, капиталь ремонтлау буенча "Гранд-строй", "Лотос и Ко", "Бета-строй", ш.э.Закиров, "Квест", "Восток-Энерго" кебек оешмаларның тиз һәм сыйфатлы эшләрен билгеләп үтәргә кирәк.
Төзелеш комплексының барлык эшчеләренә иң элек сабырлык һәм күңел күтәренкелеге, зур заказлар һәм ныклы сәламәтлек телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев