Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Кече бизнеска үсәргә

ТРның инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР дәүләт органнары, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктура оешмалары, республика эшмәкәрләренең иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм эшмәкәрләр белән берлектә күчмә утырыш Чистайда узды.

Күчмә утырышның төп темасы - муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнарына дәүләти һәм муниципаль ярдәм күрсәтү. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Хөснуллин кече һәм урта эшмәкәрлек үстерү буенча шәһәрдә һәм районда дәүләти ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат белән чыкты. ТРның инвестицион үсеш агентлыгы урынбасары Л.Сәетова 2012 елда тормышка ашырыла торган эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы турында сөйләде.
Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын модернизацияләү башланды, шулай ук узган ел агентлык алган мәгълүмати ачык­лык курсы эшмәкәрләр берләшмәсендә кызыксыну уятты. Агентлыкка эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалардан программаны яхшырту, аларны уңайлырак, ә тормышка ашыру механизмын ачыграк ясау буенча тәкъдимнәр даими керә. Быел гаризаларны кабул итү июльдә башланды һәм моңа объектив сәбәпләр бар. Бюджет исәбенә башкарыла торган программаларны башлап җибәргәндә профильле министрлыклар белән килештерү процесы кирәк, ә бу вакыт таләп итә. Программа федераль бюджет тарафыннан финансланганга күрә, РФ бюджетыннан акча бүлеп бирүне килештерергә, шулай ук программаны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы таләпләренә туры китереп тормышка ашырырга кирәк.
Бүгенге көнгә төп - "Лизинг-грант", "Социаль бизнес", "Инновацияләрнең үсеше" программалары буенча килештерү эшләре төгәлләнгән. 2012 елда агентлык яңа программалар чыгара - яшьләр эшмәкәрлеген үстерү, "Эшмәкәрнең виртуаль университеты". Агентлык тарафыннан Россиядә бердәнбер эшәмәкәрләргә субсидия бирү буенча "Клас­терлы грантлар" пилот программасы эшләнгән. Яңа грант программалар да старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев