Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Индустриаль парк резидентлар көтә

Узган сишәмбе көнне "Чистай" индустриаль паркында ТР Премьер министрының беренче урынбасары Р. Моратов катнашында биредәге инженерлык объектларын һәм юл инфраструктурасын төзүне төгәлләү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә булды.

Р. Моратов индустриаль паркның төзелеш мәйдан­чыгында булды, төзелгән җылылык пунктын карады. Барлык коммуникацияләр дә әзер диярлек. Әмма Равил Фатыйх улы эш темпының начар булуы уңаеннан канәгатьсезлек белдерде, паркка резидентлар килергә әзер, алар төрле производстволарны оештыру өчен акчаларын кертә башлаячаклар, ә инженерлык инфраструктурасы тулысынча әзер түгел әле. Моратов җылылык трассасы төзелешен һәм коммуникацияләрне китерү буенча эш темпын тизләтүне һәм эшләрне кыска вакытта төгәлләүне таләп итте. Индустриаль паркта юллар да игътибар сорый, аларның мәйданы 290 гектар тәшкил итә һәм барысын да төзекләндерергә кирәк. Күчмә киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев, төзелеш подрядчылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев