Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Икътисад, тарифлар, терлек азыгы әзерләү һәм башкалар турында

Муниципаль район башлыгы И.Әхмәтҗановның предприятие, оешма җитәкчеләре, бизнес вәкилләре белән традицион очрашуы узган җомгада булды.

Башта муниципаль районның 5 ай эчендә социаль-икътисадый үсеше турында төгәл мәгълүмат белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Руслан Хөснуллин чыгыш ясады. Аерым алганда, үзебез җитештергән товар 3 миллиард сумлык бушатылган. Гомумән, шәһәр предприятиеләрендә җитештерү күләмнәренең кимүе күзәтелгән. Әмма майда сәнәгатьтә җитештерү күләмнәренең артуы сизелгән. Моннан тыш, Р.Хөснуллин Сабантуй бәйрәмен уздыруның нәтиҗәләрен чыгарды: бәйрәм уздыруга 2 миллион сумнан артык акча тотылганын әйтеп узды.
1 июльдән ТКХ хезмәтләренә тарифларның арту темасын исәп-хисап үзәге директоры Светлана Терентьева яктыртты. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Р.Хамматов район хуҗалыкларында азык әзерләү проблемасын күтәрде, барлык җитәкчеләргә коллективлары белән авыл халкына бу эштә ярдәм итәргә тәкьдим итте.
Йомгаклауда башлык югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясады, шәһәрдә социаль программаларны тормышка ашыру, тораклар һәм уку йортларын капиталь ремонтлау, юлларны төзү һәм ремонтлау һ.б. дәвам итә дип өстәде. Чара кайбер җитәкчеләргә 2010 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу барышындагы казанышлары өчен дәүләт бүләкләре һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен муниципаль районның Мактау грамоталарын тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X