Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Бал Спасын бәйрәм иттеләр

Четырче авылында бал Спасын бәйрәм итү матур гадәткә әверелде.

Төрле культураларның тигезсез өлгерүе һәм Русьта географик шартларның төрле булуы бәйрәмнең өч вакытка бүленеп билгеләнүенә китерде. Шуларның иң беренчесе - бал Спасы. Бу көнне балчылар чиркәүгә изгеләштерергә дип үзләренең беренче кәрәзләрен алып килгәннәр, күпләрнең йортларында десерт урынына кыяр белән кәрәзле бал ашаганнар. Менә Четырче мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә авыл буйлап күңелле, кызыклы сәяхәт оештырдылар, авылдашларын бәйрәм белән котладылар, ә аннан соң умартачы Виталий Емелин янына юнәлделәр. Кунакларны бал белән киң күңелле хуҗабикә каршы алды. Виталий Александрович үзе малайларга һәм кызларга балның файдалы сыйфатлары турында сөйләде. Алар үзләре, Мәдәният йорты балалар коллективы әгъзалары, "Спас всему час!" махсус әдәби-музыкаль программа әзерләгәннәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, халык әйтемнәрен белүгә конкурста катнаштылар. Барысына да су җәнлекләре булган җиһазландырылган буалы бакчада йөрү бик ошады. Очрашу хуш исле бал белән чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев