Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туңга сөрү буенча эш темплары артты

– Чистай районы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыюны төгәлләде. Урып-җыю уңышлы төгәлләнде, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илгизәр Нуретдинов, – хәзер хуҗалыклар бар көчләрен туфракны эшкәртүгә юнәлтәләр.

Туңга сөрү 19 мең гектар мәйданда башкарылды, бу фаразланган планның 60 процентын тәшкил итә.
Көнлек эшкәртүнең күләмнәре күтәрелде һәм тәүлегенә 1,1 мең гектарга якын тәшкил итә. Биредә йөзгә якын төрле, шул исәптән чәчүдән бушаган агрегатлар эшли.
Матди бүләкләү чараларын уңышлы куллану (акчалата бүләкләү, авыл хуҗалыгы продукциясе дә булырга мөмкин) механизаторларга эш темпын тизләтергә этәргеч бирә. Эшнең сыйфатына һәм үтәлгән нормага карап хуҗалыкта хезмәт хакына өстәмә түләүләр һәм югары ставкалар каралган.
Берничә хуҗалык элеккеге, туңга сөрү төнлә башкарыла тор­ган вакытларны искә төшерделәр. Мондый практиканы, мәсәлән, «Закамье- Агро»  фирмасында керттеләр. Шуның яр­дәме белән биредә туфракны эшкәртүне төгәлләделәр диярлек.
Әле бөртеклеләр тулысынча өлгермәгән вакытта хуҗалыклар такыр басуларны эшкәртү белән актив эшлә­деләр. Бу исә иген­нәрне җыеп алу белән үк киләсе ел уңышы өчен уҗым культуралары чәчү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде.
Барлык авыл ху­җа­лыгы предприя­тиеләрендә дә киләсе елга орлык фонды әзерләү буенча эш алып барыла.
– Район авыл ху­җалыгы предприя­тиеләре үз амбарларына 9,7 мең тонна орлык материалы салдылар, – дип хәбәр итте Россельхозцентр филиалы начальнигы Илгизәр Галиев. – Нигездә элиталы һәм аерым сортлар өстенлек итә. Баш агрономнар көзге һәм язгы чәчүгә быел яхшы уңыш биргән орлыкларны бөртекләп дигәндәй җыйдылар. Яңа селекциянең районлашкан сортларына аерым ставка бирелде. Аерым орлык материалына федераль кагыйдәләр катгыйлану факты да истә тотыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай