Җылылык өчен түләүне кабаттан ничек исәпләргә
Җәмгыять

Җылылык өчен түләүне кабаттан ничек исәпләргә

Батареяларның салкын булуын, җылылык булмавын ничек теркәргә һәм зыянны кире кайтаруны сорап кая мөрәҗәгать итәргә

Торак-хуҗалык өлкәсе белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Бондарь фатирда батареялар эшләүдән туктагач яисә салкын батареялар барлыкка килгәч, кешеләргә ни эшләргә кирәклеген аңлатты.

 

Закон буенча җылысыз күпме утырырга мөмкин: нормалар һәм сроклар

Эксперт ачыклык керткәнчә, РФ Хөкүмәтенең 354нче номерлы карары нигезендә коммуналь оешмалар торак йортларга куелган нормативларны үтәп өзлексез җылылык бирергә тиешләр.

Шул ук вакытта ай дәвамында өзеклекләр 24 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Аварияне төзәтүнең рөхсәт ителгән вакыты фатирдагы һава температурасы буенча билгеләнә:

 

Әгәр дә фатирда температура +16 градустан да югары түгел икән –ремонтка рәттән 16 сәгатьтән дә артык вакыт рөхсәт ителми;

 

 +12дән +16градуска кадәр – төзексезлекне 8 сәгать эчендә бетерергә кирәк;

 

Әгәр дә бүлмәдә температура +12 градустан да түбәнрәк төшә икән, коммуналь хезмәтләр җылылык бирүне 4 сәгать эчендә торгызырга тиеш дип ачыклык кертте белгеч.

 

Җылылык өчен түләнгән акчаны ничек кире кайтарырга

Куелган таләпләрнең үтәлмәве кулланучыларга коммуналь түләүләр бәясен азайтырга мөмкинлек бирә. Бондарь сүзләренчә, рөхсәт ителгәннән артык булган һәр сәгать өчен җылылык өчен түләү бәясе 0,15 процентка кими.

 

Әмма җылылык өчен акчаны кире кайтару автомат рәвештә башкарылмый, шуңа күрә анда яшәүчеләргә проблема турында мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә кирәк.

Салкын батареяларга кая дәгъва белдерергә?

Яңадан исәп-хисап ясау өчен эксперт түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

 

кичекмәстән идарәче компаниянең авария-диспетчер хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк;

 

заявканы теркәргә һәм аның теркәү номерын, мөрәҗәгатьне кабул итүче хезмәткәрнең фамилиясен белергә кирәк;

 

«Госуслуги. Дом» кушымтасы аша өстәмә рәвештә хәбәр җибәрергә.

 

Зыян компенсациясен кайчан таләп итәргә мөмкин

Бондарь авария нәтиҗәләре булганда йортта яшәүчеләр килгән зыянны кайтаруны таләп итәргә хокуклы булуларына иътибар юнәлтте. Мәсәлән, бу ярылган торбалар яисә өшү нәтиҗәсендә гаилә әгъзаларына зыян килгән очракка кагыла.

Моңа охшаш очракларда моны раслаучы документлар әзерләргә кирәк:

 

зыян килү турында бәйсез эксперт нәтиҗәсе;

 

медицина белешмәләре;

 

сатып алынган даруларга һәм күрсәтелгән медицина хезмәтләренә чеклар.

 

Нигезле булганда матди зыян өчен таләп ителгән компенсацияне әхлакый зыян өчен дә таләп итәргә мөмкин дип йомгак ясады белгеч.

 


Нет комментариев