Һөнәр сайлау һәр кеше тормышында иң мөһим карарларның берсе. Нәкъ менә шул күп очракта аның киләчәк юлын билгели. Әгәр берәүләргә гражданлык һөнәрләре ошаса, икенчеләр дисциплина, җаваплылык һәм Ватанга хезмәт итү беренче урында торган юлны сайлый
Булачак һөнәрен сайлаганнарның берсе – Чистай кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган Леонид Васильев. Ул – булачак офицер. Егет быел Михайлов артиллерия академиясенә укырга кергән.
– Хәрби һөнәр – тәртип, дисциплина һәм даими үсеш ул. Миңа монда синең ни өчен укыганыңны һәм нәрсәгә барганыңны төгәл аңлау булуы ошый. Хәрби белем илгә кирәкле белгеч һәм шул ук вакытта җитди социаль гарантияләргә ия булырга мөмкинлек бирә, – ди Леонид Васильев.
Хәрби белемнең нинди мөмкинлекләр ачуы турында тулырак мәгълүматны Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Сергей Коцын тәкъдим итте.
Ул билгеләп үткәнчә, югары белем алу өчен Россия Федерациясе Саклану министрлыгының хәрби уку йортларын сайлап, кеше мөмкинлекләр, лаеклы тормыш дәрәҗәсе һәм югары социаль статус ала.
– Югары хәрби уку йортын, шулай ук федераль дәүләт югары белем бирү оешмасы каршындагы хәрби уку үзәген тәмамлаган Россия Федерациясе гражданины офицер була ала. Уку федераль бюджет хисабына уза, укучылардан түләү алынмый. Югары хәрби уку йортлары курсантлары тулы матди һәм социаль тәэмин ителештә: алар өчен яшәү урыны, туклану, кием-салым, акчалата тәэмин ителеш һәм хәрбиләр өчен каралган башка нормалар гамәлдә, – дип сөйли хәрби комиссар.
– Офицерлар өчен нинди социаль гарантияләр бар? – дип әңгәмәдәшемнән сорыйм.
– Социаль гарантияләр җитди. Бу дәүләт акчалары исәбеннән торак сатып алу, хезмәт торагы яки хезмәт вакытында наем өчен компенсация түләү, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсия белән тәэмин ителү хокукы, гомерне һәм сәламәтлекне федераль бюджет хисабына иминләштерү. Шулай ук офицерлар хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай дәвалану һәм РФ Саклану министрлыгы шифаханәләрендә тернәкләнү, дару препаратлары һәм әйберләр белән бушлай тәэмин итү хокукына ия. Еллык отпуск 30 тәүлектән башлап, ә яңа хезмәт урынына, дәвалануга һәм ялга бару – бушлай.
Сергей Коцын аңлатканча, гомуми белем һәм урта һөнәри учреждениеләрне тәмамлаучыларның РФ Саклану министрлыгының хәрби уку йортларына төрле факультетларга укырга кереп, югары хәрби һөнәри белем алу мөмкинлеге бар.
– Хәрби медиклар, психологлар, хокук белгечләре, юристлар, тәрҗемәчеләр, журналистлар, артиллеристлар, очучылар, борт-инженерлар, штурманнар, IT-белгечләр, автоматлаштырылган идарә системалары, радиоэлектрон чаралар һәм системалар инженерлары, су өсте һәм су асты көймәләре төзү инженерлары, төзүчеләр булырга мөмкин, – дип сөйли Сергей Сергеевич.
– Мондый уку йортларына керергә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
– Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә уку йортын сайларга булышачаклар, кирәкле документлар исемлеген бирәчәкләр һәм керүчеләргә карата таләпләр турында сөйләячәкләр. Мөрәҗәгать итүнең соңгы вакыты – 2027 елның 1 августы. ТР интернет-порталының рәсми сайтында «Хәрби училищелар» бүлегендә югары уку йортларына керү буенча кирәкле мәгълүмат урнаштырылган.
Нет комментариев