Чистайда су бирү вакытлыча туктатылачак
Җәмгыять

Чистайда су бирү вакытлыча туктатылачак

Иртәгә, 28 октябрьдә, Чистайда су белән тәэмин итүне вакытлыча туктату планлаштырыла

Сәбәбе – К.Маркс һәм Студенческая урамнары киселешендә урнашкан суүткәргечтә ремонт эшләре башкару.

 

Су бирү 12 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр туктатылачак.

 

Профильле хезмәтләрдә аңлатуларынча, эшләр Автовокзал районында,  шулай ук Пушкин ур., 131 һәм Чернышевский ур., 107 адреслары буенча су басымын арттыруга һәм су белән тотрыклы, өзлексез тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

 

Су бирү вакытлыча туктатылачак зоналарга түбәндәгеләр эләгә:

 

ПМК;

Тегермән мәйданы;

Сөт заводы;

Текә Тау;

Индустриаль парк;

Үзәк район дәваханәсе;

Йолдыз поселогы.

 

Су бирү ремонт эшләре тәмамланганнан соң торгызылачак.


Нет комментариев