Чистай суды автомобиль хуҗасын автомобилен исерек танышына биргән өчен җәзага тартты
Җәмгыять

Чистай суды автомобиль хуҗасын автомобилен исерек танышына биргән өчен җәзага тартты

Ир-ат исерек машина йөртүче өчен машина йөртү таныклыгы һәм штраф белән түләде

Чистай судында автомобилен исерек танышына биргән кешегә карата эш каралды. Бу хакта Чистай районы буенча 3нче номерлы суд участогы матбугат-хезмәте хәбәр итә.

 

Әлеге вакыйга 2026 елның 14 сентябрендә Вишневский урамында килеп чыга. Юл-патруль хезмәте инспекторы «Киа Сид» автомобилен туктата. Руль артында хуҗасы үзе түгел, аның танышы була. Аңардан аракы исе аңкып тора, ә алкотестер 1, 026 мг /л күрсәтә – бу рөхсәт ителгән 0,16 мг/л нормадан ике тапкыр артык дигән сүз.

 

«Димәк, гражданин А. «кәеф күтәреп кенә калмаган», ә нык исерек хәлдә булган дигән сүз. Мондый хәлдә баш мие дистанцияне һәм тизлекне адекват бәяли алмый», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

 

Ир-ат үз гаебен таныган һәм 10 тәүлек административ арестта булган инде. Әмма моның белән генә бу хәл тәмамланмаган: закон буенча исерек кешегә машина йөртергә рөхсәт иткәне өчен автомобиль хуҗасы үзе дә җаваплылык тота.

Суд утырышының вакыты һәм үткәрелү урыны алдан хәбәр ителгән булса да, автомобиль хуҗасы килмәгән.

Җәмәгать судьясы аны административ хокук бозуда гаепле дип тапты. Аңа 45 000 сум күләмендә адиминистратив штраф салынды, ул 1ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хоукыннан мәхрүм ителде.


Нет комментариев