Билгеләнгән пособиеләр автомат рәвештә саналачак, яңа гаризалар бирергә кирәкми
2027 елда Россиядә кайбер социаль пособиеләрнең артуы көтелә. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин, хәзерге вакытта карала торган бюджет проектларына сылтама ясап, хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, гыйнвар башыннан бердәм пособие күләмен 6,8 процентка арттыру күздә тотыла. Әгәр балалар өчен федераль яшәү минимумы 19 620 сумга җитсә, бердәм пособие күләме төбәк минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. Бу айлык түләүләр, гаиләнең мохтаҗлыгына карап, 9 810; 14 715 яки 19 620 сумга җитәргә мөмкин дигәнне аңлата.
Иртә срокта учетка баскан йөкле хатын-кызлар өчен түләүләр хисабы конкрет төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумына бәйләнгән булачак. Татарстанда 2027 елда бу күрсәткеч 18 740 сум булыр дип фаразлана.
Социаль түләүләрне арттыруның киләсе этабы 2027 елның 1 февраленә планлаштырылган. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 28 450,45 сумнан 30 385,08 сумга кадәр артырга мөмкин.
Бала карау буенча билгеләнгән минималь түләү аена 10 669,64 сумнан 11 395,18 сумга кадәр артачак. Күрсәтелгән исәпләүләрдә район коэффициентлары исәпкә алынмый. Индексациянең соңгы процентын хөкүмәт 2026 ел нәтиҗәләре буенча инфляциянең факттагы дәрәҗәсен исәпкә алып билгеләячәк.
Шулай ук иминият пособиеләренең чик күләмнәре дә артачак. Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт 140 көн өчен түләү 1,1 миллион сумнан артып китәргә мөмкин, ә эшләүче гражданнар өчен ел ярымга кадәр бала карау буенча максималь айлык пособие хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 95,5 мең сумга җитәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев