Җәмгыять

Татарстанда мошенниклар пенсионерларны ничек алдыйлар

Ялган процедураны рәсмиләштерү өчен аферистлар смс-хәбәрдән тикшерү кодын таләп итәләр

Татарстанда мошенникларның шалтырату очраклары ешайган, алар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, пенсионерларга пенсияләрне цифрлы валютага мәҗбүри конвертацияләү турында хәбәр итәләр.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге пенсияләрнең цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелмәве, ә түләүләрне иясенә җиткерү ысулы гражданинның үз гаризасы буенча гына үзгәрә, дип искәртәләр.

 

Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыраталар. Өлкән яшьтәге кешеләрне тиз эш итәргә күндерү өчен, алар куркуга басым ясыйлар: имеш, цифрлы сумнарга күчерүдән баш тартмасалар, пенсия автомат рәвештә цифрлы сумнарда теркәләчәк. Ялган процедураны рәсмиләштерү өчен аферистлар смс-хәбәрдән тикшерү кодын таләп итәләр.

 

Акчаны ничек алырга һәм сакларга дигән карарны бары тик гражданин үзе генә кабул итә. Пенсияләр элеккечә кеше сайлаган ысул буенча банк счетына яки почта бүлекчәләре аша түләнә. Пенсионерның үз гаризасыннан башка түләүләрне китерү ысулын беркем дә үзгәртә алмый.

 

Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга шәхси хәбәрләр язмыйлар һәм ярдәм чараларын рәсмиләштерү тәкъдимнәре белән шалтыратмыйлар. Шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан парольләр, смс кодлар һәм банк карталары номерларын сорамыйлар. Мондый шалтырату килсә, кичекмәстән сөйләшүне өзәргә кирәк.

 

Түләүләр турындагы теләсә нинди мәгълүматны рәсми чыганаклар аша:

Россия социаль фонды сайты,

социаль фондның социаль челтәрләрдәге һәм MAX мессенджерындагы рәсми аккаунтлары,

8 800 100 0001 номерлы бердәм контакт-үзәк,

шулай ук Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләренә шәхсән мөрәҗәгать итеп

яки КФҮ офисларында гына тикшереп була.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев