Аларга шәһәргә китерелгән зыянны капларга туры киләчәк
Чистайда «Наречье» паркында видео күзәтү камералары вәхшилек актын теркәгәннәр: яшьләр төркеме җәмәгать бәдрәфен җимергәннәр. Инцидент күптән түгел генә булды.
Катнашучыларның шәхесләре ачыкланган: алар арасында егетләр һәм кызлар да бар – болар җирле студентлар һәм мәктәп укучылары. Аларны район башкарма комитетына профилактик әңгәмәгә чакырдылар. Очрашуда башкарма комитет вәкилләре, әлеге укучылар белем алучы уку йортлары җитәкчелеге һәм педагоглары катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов студентларга шәһәр милкен ваткан өчен җаваплылык турында сөйләде, башкалар хезмәтен дә бәяләргә һәм үзеңнең эшләрең өчен җавап тотарга чакырды.
–Чистай – безнең уртак йортыбыз.Төзекләндерү эшләре биредә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен үткәрелә. Соңгы елларда шәһәрдә күп кенә яңа объектлар барлыкка килә. Берничә минут эчендә шундый шикле мавыгулар өчен йөзләрчә кешенең хезмәте юкка чыгуын күрү бик аяныч. Сез моны ни өчен шулай эшләдегез? Аңлашылмый. Җәмәгать милкен җимерү – шуклык һәм кыюлык билгесе түгел. Сез шәһәргә саллы зыян китердегез һәм бу тәртипсезлек өчен закон буенча җаваплылык тотарга туры киләчәк, – диде Эдуард Рөстәм улы. Яшьләр белән әңгәмә вакытында әти-әниләрне, якыннарны, өлкән буынны ничек хөрмәт итәргә, чын кыйммәтләр, үзең яшәгән җирне ничек сакларга кирәклеге хакында да сөйләштеләр.
–Укучылар! Сез бит инде зур кешеләр! Нәрсәдер эшләр алдыннан йөз тапкыр уйларга кирәк! Алда мондый хәлләрне кабатламассыз дип, төзәлүегезгә ышанасы килә. Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз йөзенә кызыллык китермәгез, ясалган әйберләрне ватмагыз, энегргиягезне мәрхәмәтле эшләргә юнәлтегез! – дип яшьләрне яхшы эшләргә өндәде Эдуард Хәсәнов.
Әңгәмә барышында укучылар үз гаепләрен таныдылар һәм эшләгән эшләре өчен гафу үтенделәр. Белем бирү оешмасының җитәкчелегенә киләчәктә мондый эшләрне кабатлауга юл куймас өчен укучыларны җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә, тәрбия эшләрен көчәйтергә кушылды. Шулай ук очрашуда җәмәгать урыннарында видеокамералар саны арта баруы билгеләп үтелде. Бу тәртип артыннан күзәтеп тору, берәр нәрсә килеп чыкканда гаеплеләрне тизрәк табу өчен эшләнә.
Әлеге очрашудан соң яшьләр белән тагын бер кат әңгәмә үткәрелде.
Нет комментариев