Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сукбай хайваннар проблемасын хәл итәргә

«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов рәислегендә үткән Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышында ике мәсьәлә тикшерелде.

Федераль һәм респуб­лика законнарына үзгәрешләр кертү сәбәпле, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Бу турыда Чистай шәһәр Советының законлылык, хокук тәртибе, депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Ольга Добронравова сөйләде. 
– Башкарма комитет вәкаләтләрен тулыланды­руга кагылышлы үзгәреш­ләр кертергә кирәк. Шуларның берсе – җирлек территориясендә яшәүче хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлек алып бару, – дип аңлатты Ольга Владимировна. 
Шулай ук Ольга Добронравова Торак кодексына үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте. 
Михаил Иванович Уставка үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләр депутат комиссиясендә дә тикшерелде дип ассызыклады. Катнашучылар үзгәрешләрне бертавыштан расладылар.
«Чистай муниципаль районы Чистай шәһәр башкарма комитетының Чистай шәһәре территориясендә яшәүче хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлеге турында»гы темага доклад белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Чистайда хуҗасыз хайваннарны тоту – башкарма комитет эшендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
– Күзәтүчесез хайваннар проблемасын хәл итү барлык кызыксынулы якларның: гражданнарның, җәмәгать оешмаларының һәм хакимиятнең системалы якын килүен һәм берләшүен таләп итә. Сукбай хайваннар шәһәр экосистемасының аерылгысыз өлеше булып тора, бу өлкәдә нормаларның һәм кагыйдәләрнең булмавы санитар хәлнең начараюына китерергә мөмкин, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Фәрход Муродович. – 2018 елда җирле бюджет хисабына махсус хезмәт белән сукбай хайваннарны тоту, карап тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтүгә муниципаль контракт төзелде. Әлеге контракт кысаларында 500дән артыграк хайван тотылды. 2019 елның беренче кварталында 160 хайван тотып алынды. Бүгенге көндә икенче яртыеллыкка килешү төзү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Аның кысаларында 400 хуҗасыз хайванны тоту планлаштырыла. 
Законнардагы яңалыклар белән бәйле рәвештә, 2020 елдан хуҗасыз хайваннарны юк итү тыела, район территориясендә күзәтүчесез хайваннарны карап тоту урыны төзүгә ихтыяҗ бар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә шәһәр территориясендә этләрне йөртү өчен мәйданчыклар төзергә кирәк, бу шактый акча таләп итә. 
Утырыш ахырында Михаил Ксенофонтов халыкны хайваннарга карата җаваплы карарга чакырды. 
– Уртак көч белән без йорт һәм сукбай хайваннарны карап тотуны тәртипкә китерә алабыз. Күп нәрсә гражданнарның үзләренә бәйле, сезнең белән безгә дүрт аяклы дусларыбызга карата сакчыл мөнәсәбәт таләп ителә. Аларны караучысыз калдырырга ярамый. 
Депутатлар әлеге тәкъдимне хупладылар һәм Фәрход Садиковның сүзләрен игътибарга алдылар. Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев