Район басуларында «Комбайн» операциясе үтә
Урып-җыю эшләре башлану уңаеннан 6 августтан 1 сентябрьгә кадәр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә «Комбайн» кисәтү операциясе үтә.
Бөртек урып-җыю комбайннарына дәүләт техник күзәтү үткәрү сроклары төгәлләнде. Аларны үткәрү сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү, сакланышын, урып-җыю эшләре барышында техникадан имин файдалану тәэмин итү максатында үзара тикшерү буенча күмәк рейдлар үткәреләчәк. Анда башка районнардан бүлек начальниклары, муниципаль район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер-техник хезмәткәрләре катнашачак.
Бөртек урып-җыю комбайннарында эшләгән вакытта күмәк сайлап алу тикшерүләре район хуҗалыклары кырларында үтәчәк. Практика күрсәткәнчә, алар урак вакытында шактый нәтиҗәле. Түбәндәге мәсьәләләргә: дәүләт теркәү билгесенең, теркәү турындагы таныклыкның, рөхсәт ителгән категория белән тракторист-машинист, техник тикшерү үтү турындагы таныклыкның булуына аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, янгын сүндерү чараларының комплектлыгын (янгын сүндерү җайланмалары, су тутырылган фляга, көрәк, лом һәм башкаларның булуын) тикшерәчәкләр. Тавыш һәм яктырту приборларының, двигательләрнең төзеклеген һәм башкаларны тикшерәчәкләр. Беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен дарулар салынган тартманың булуы мәҗбүри. Әлеге чараларның барысы да урып-җыю эшләрен аварияләрсез һәм имин үткәрергә ярдәм итәчәкләр.
Кагыйдә бозулар ачыкланган очракта хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм вазифаи затларга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүнең төгәл срокларын күрсәтеп күрсәтмәләр биреләчәк. Шулай, 6 августта Чистай дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре 9 бөртек урып-җыю комбайнын тикшерделәр. Тикшерү вакытында түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланды: теркәлмәгән килеш – 1 кеше, тракторист-машинист таныклыгыннан башка – 2 кеше эшләгән. Җитәкчеләргә 3 күрсәтмә бирелгән, 19.22 маддәсе, 1нче өлеше буенча 1 административ беркетмә төзелгән, 2 беркетмә – җитәкчеләргә карата 9.3 маддәсе буенча (файдалануга рөхсәт), 1 – механизаторга карата төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев