Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызлар «Кар кызы» исеме өчен көрәштеләр

Конкурс унынчы тапкыр үтте һәм унбер катнашучыны җыйды. Анда катнашучы кызлар жюри әгъзаларында гына түгел, ә залдагы тамашачыларда да матур тәэсирләр калдырырга тырышып, үзләре һәм үз мавыгулары турында сөйләделәр. Шигырьләр дә, проза да, видеоролик­лар да эшкә җигелде.

Һичшиксез, катнашучылар сәхнә­дә чыгыш ясаганда елмаюлары, көләч йөзләре белән күпчелек кунакларның игътибарын яулый алдылар. Ә иҗади номерлар күрсәтү кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кызлар бөтен осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Бию номерлары җырлар белән, пантомима шигыльләрне оста уку белән чиратлашып барды.
– Конкурс кызларга үзләрен ышанычлырак тотарга, тормыш юлында кирәге чыгачак тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Катнашучыларның күбесе башка шәһәрләргә китеп, югары уку йортларына укырга керәләр, анда шундый конкурсларда катнашуларын белеп, еш кына чаралар алып барырга чакыралар, студент тормышына актив кереп китәләр. Мин алар белән горурланам һәм үз уку йортларында актив булганнары өчен сөенәм, – дип билгеләп үтте конкурсны оештыручыларның берсе, «Восток» мәдәни-ял итү үзәге директоры урынбасары Наталья Фролова.
Без КФУ Чистай филиалының өченче курс студенткасы Анфиса Бершова белән очраштык.
– Узган ел катнашырга теләгән идем, әмма насыйп булмады. Быел конкурс үткәрелүе турында белгәч, «Кар кызы» исеме өчен көрәшергә уйладым. Репетицияләр башланды, авыр булды, әмма без барысына да түздек һәм лаеклы чыгыш ясадык, – ди конкурста гран-при яулаган Анфиса Бершова. – Катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрде, бер-беребезгә карата барыбыз да итагатьле булдык.
– Бераз үзең, мавыгуларың турында сөйлә әле.
– Мин дизайнерлыкка укыйм, бал биюләре белән шөгыльләнәм, рәсем ясыйм. Актив студент тормышы белән яшим, төрле конкурсларда һәм ярышларда катнашам. «Ел студенты» конкурсында «Иҗади шәхес» номинациясендә дипломга лаек булдым. Шуны әйтә алам, иҗат белән бәйле һәрнәрсә миңа кызык.
– Конкурста катнашу теләгеңә әти-әниең ничек карадылар?
– Уңай карадылар. Әнием миңа һәрчак ярдәм итә. Бу юлы да шулай булды.
– Синең өчен сынауларның кайсысы аеруча авыр булды?
– Үзең белән таныштыру. Үзең турында сөйләргә, тамашачылар белән элемтәдә булырга, аларга төп фикерне җиткерергә һәм кызыксындырырга бик авыр.
– Ә иҗади сынауга син нинди номер әзерләдең?
– Мин дәртле «Ча-ча-ча» биюен башкардым, чарага килгән кунакларны җилкендереп җибәрә алдым дип уйлыйм.
– Конкурста катнашу сиңа нәрсә бирде?
– Иң элек ул үземне ныклыкка сынау булды. Конкурс ихтыяр көчен ныгыта, үзеңне теләсә нинди хәлдә кулда тотарга һәм алга таба ышанычлы адымнар белән барырга өйрәтә.
– Чистайлыларга синең Яңа ел теләкләрең...
– Бер урында басып тормаска, күңел кушканны эшләргә һәм могҗизаны үз кулларың белән тудыруыңны аңларга кирәк.
Конкурста катнашкан кызларның барысын да сез Яңа ел алды төнендә, 31 декабрьдә, 17 сәгатьтә, Скарятинский бакчасында күрә аласыз.
Конкурс ике яшь категориясендә: 15 яшьтән 17 яшькә һәм 17 яшьтән 20 яшькә кадәрге кызлар арасында үткәрелде. Аларның һәрберсендә җиңүчеләр билгеләнде. Үз яшь категорияләрендә икенче вице-мисслар Оксана Вольнова һәм Евгения Самойлова, беренче – Алена Прокофьева һәм Дарья Пазникова булдылар. «Кар кызы» исеменә Айсель Гурьянова һәм Екатерина Морозова лаек булдылар.
Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде. «Мөлаем кыз» һәм «Фотомодель» исемнәренә Влада Бердникова лаек булды, ә тамашачы мәхәббәте бүләген Екатерина Морозова алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев