Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игенчеләр тәҗрибә уртаклаштылар

Чистайда «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы»дип исемләнгән зона семинары үтте.

Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлар,

«Росельхозцентр РТ» ФГБУ филиалы белгечләре, «Элитные семена Татарстана» Ассоциациясе вәкилләре, район башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук республиканың якын-тирә унбер районыннан игенчеләр катнашты. Алар авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләре белән таныштылар.

— Семинар-киңәшмәдә сорт­ларны сайлап алу, орлык материалын әзерләү, туф­ракны әзерләү, көзге чорда чәчүлекләрне карау, игенчелекнең интенсив сис­тема­ларының туфрак­ка тәэсире кебек актуаль мәсьә­ләләр тикшерелде. Тәҗрибәле игенчеләр, технолог­лар үзләре­нең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, — дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский.

Авыл хуҗалыгының Татар фәнни-тикшерү институты — Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге белгечләре азык әзерләү кырларының, шулар исәбеннән чәчүлекләрнең яңа культуралар белән баетылуы хакында сөйләделәр. «Татарский» агрохимия үзәгенең директоры Әнәс Локманов сабан культураларының тукла­нуын оештыру турында хәбәр итте һәм туфрак уңдырышлылыгы мәсьәләләрен карады.

Кунакларга уҗым һәм сабан культураларының төрле сортларын күрсәттеләр. Алар шулай ук туфракны эшкәртү өчен яңа кораллар карадылар, дилерлар тәкъдимнәре белән таныштылар.

Семинар азагында «Татагро­хим»ның генераль директоры Наил Гобәйдуллин 2023 елда туфракны известь белән ашлау планының үтәлеше турында сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев