Иң өлкән “автобабай”дүрт ел элек машина йөртү таныклыгы алган
Өлкәннәр көненә багышланган республика машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабында алты кеше катнашты.
Аны ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге һәм ТР ДОСААФ техник мәктәбе белән берлектә үткәрде.
Конкурсның теоретик этабы компьютерны “өйрәнүдән” башланды. Теркәү-имтихан бүлеге начальнигы Илнар Вәлиев барлык катнашучыларга да юл йөрү кагыйдәләре турында белемне контрольлек итү компьютерда ничек үтүе хакында сөйләде.
– Элек имтиханны кәгазьдә тапшыра иделәр, ә хәзер катлаулырак – кагыйдәләрне дә белергә, компьютер белән дә эшли белергә кирәк, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Гарифулла Касыймов. Сүз уңаеннан, ул безнең районда КамАЗ автомашинасы йөртүчеләрнең иң беренчеләреннән берсе.
Ә менә Гомәр Фатыйхов 72 яшендә беренче тапкыр таныклык алган. Хәтта конкурста катнашырга да кыюлык тапкан ул. Менә шундый кыю, молодец бабай ул! “В” категориясе буенча ул дүрт ел элек белем алган.
Конкурсның “Классик тизлек маневрлашу” икенче этабында катнашучылар төрле сынау күнекмәләре комплексын башкарып, йөртү осталыгын күрсәттеләр. Бу этапны барысы да лаеклы үтте!
Ике бирем нәтиҗәләре буенча беренче урынны МВД ветераны Алексей Еремеев яулады. Нәкъ менә аңа 2 октябрьдә ярышларның республика этабында шәһәребез данын яклап чыгыш ясарга туры киләчәк.Аның сүзләренә караганда бу бик тә җаваплы эш,калганвакытта җитди әзерлекне дәвам итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев