Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда һәйкәл ачу тантанасы узды

Ул махсус хәрби операция зонасында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган сугышчыларга багышланды

«Торналар» мемориалы янында яңа һәйкәл ачу тантанасы узды. Анда махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның туганнары, локаль сугышлар ветераннары, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов тантанада чыгыш ясады.

— Бүген без төрле хәрби конфликтлар, шул исәптән махсус хәрби операция вакытында һәлак булган сугышчыларны искә алабыз, алар турындагы хәтерне яңартабыз. «Сугышчан туганлык» оешмасына, Рәфис Мәхмүтовка, Юрий Бочкаревка һәм башкаларга һәйкәл куюда актив катнашканнары өчен зур рәхмәт. Сез моңа күп көч һәм акча сарыф иттегез. Шушы һәйкәл, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш кертүегез өчен мең-мең рәхмәт. Барлык чистайлыларга битараф булмаганнары, ир-егетләребезгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Бергә без көч! — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
Һәлак булган сугышчылар туганнарының кайгысын уртаклашу һәм ярдәм сүзләре белән сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, шәһәр руханилары вәкилләре чыгыш ясадылар.

— Россия Федерациясе язмышы хәл ителә торган борчулы вакытта бу һәйкәлне ачу кирәкле эш, — дип ассызыклады «Сугышчан туганлык» оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе, отставкадагы генерал-майор Иван Стогнеев.

Сугыш геройлары турында хәтерне саклауның мөһимлеге турында үсеп килүче буын вәкилләре дә сөйләде. Биредә җыелганнар алдында кадет мәктәп-интернаты укучысы чыгыш ясады:

— Без локаль сугышларда катнашкан һәм хәзер махсус хәрби операциядә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчылар белән горурланабыз. Аларның батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә калачак һәм үсеп килүче буын өчен намус һәм бурыч үрнәге булачак.

Чара тере музыка белән үрелеп барды. Таһир Мөхәммәтов «Встанем» җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды. Ул барысына да кагылды, күпләр аны күз яшьләре белән тыңладылар.

Бер минут тынлык урнашты. Илебезне саклау өчен үз гомерләрен корбан иткән сугышчыларны тагын бер тапкыр искә алдылар. Чара ахырында һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Күркәм гадәт буенча күккә ак күгәрченнәр җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев