Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистай районы Татар Ялтаны авылында чишмәне төзекләндерделәр

Трасса буенча Татар Ялтаны авылына таба 30 километр, аннары азрак кыр юлы буйлап барсаң, тау башында «Таш чишмә» дип язылган язуга юлыгасың. Бу берничә урында агып чыккан чишмә исеме.

Татар Ялтаны һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр әлеге урынны яхшы беләләр. «Безнең үтә күренмәле, чиста һәм тәмле сулы чишмәбезне бернәрсә белән дә алыштырып булмый», — диләр алар.

Күптән түгел озак еллар халыкны сөендереп торган чишмәне төзек­­ләндерделәр, аңа икенче тормыш бирделәр дисәк тә була. Аны төзекләндерүгә авылның битараф булмаган кешеләре, эшмәкәрләр ярдәм итте. Чишмә ачылу уңаеннан бәйрәм дә оештырдылар.

— Чишмәне төзекләндерү буенча эшләрне без кыска срокларда төгәлләдек. Күпләр әлеге яраткан урыннарын тәртипкә китерү турында башлангычны яклады. Чишмәне һәм аның территориясен төзекләндерүдә катнашкан, авыл язмышына битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә, — диде крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәфкать Нуруллин.

Район башлыгы исеменнән аңа Рәхмәт хатын Чистай районы Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов тапшырды. Ул авыл халкын да әлеге күркәм вакыйга белән котлады. Шулай ук әлеге бәйрәмдә шәһәр хакимияте, авыл җирлеге, дин әһелләре, тирә-күрше авыл кешеләре дә катнашты.

Татар Ялтаны авылының өлкән кешесе Рафаэль Мәзгүтов әлеге чишмәне төзекләндерүгә нык сөенүен белдерде. Иң мөһиме — аны шушы хәлдә кадерләп сакларга кирәк.

–Бу чишмә күптәнге, без балачакта ук монда килә, аның тәмле суларын эчә идек. Әлеге урынны матурайткан, төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Булдырдыгыз! Бирегә килгән һәркем чишмәбезгә сакчыл карар дип ышанабыз — диде Рафаэль Мәзгүтов.

Биредә су берничә җирдән агып чыга, алырга җайлы булсын дип махсус көпшәләр куйганнар. Зур самовар да куелган, аңардан да чишмә суы ага. Чишмәгә төшү юлына тимер баскыч һәм тотынып төшү өчен рәшәткәләр куелган. Янәшәдә су белән коенырга теләүчеләр өчен махсус кабина урнаштырылган. Ә өстә — эскәмияләр белән ял итү урыны, чатыр корылган, тирәсендә яшь наратлар утыртылган. Сүз уңаеннан, чишмә суы белгечләр тарафыннан тикшерелгән, күрсәткечләр барысы да нормада. Барлык саннар да чишмәгә төшү юлына куелган махсус таблицада күрсәтелгән.

Чара тәмамланганда катнашучылар рәхәтләнеп концерт карадылар, барысы да тәмле пылау һәм чишмә суыннан кайнатылган тәмле чәй белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев