Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы Актау авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

Актау авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты барлыкка килде. Яңа сәүдә объекты «Авыл кибете» максатчан республика программасы буенча төзелде.

Авыл кешеләре халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты барлыкка килүенә бик шат, шуңа күрә аны ачу тантанасы хөрмәтенә оештырылган чарага рәхәтләнеп килгәннәр.

— Безнең авылда, әлбәттә, моңа кадәр дә кибет бар иде, әмма ул 50 елдан артык элек төзелгән, хәзер инде тузган, салкын бинада урнашкан иде, — дип сөйли Актауда яшәүче Татьяна Фролова. — Шуңа күрә без, һичшиксез, яңа сәүдә объекты ачылуга шатбыз.

Венера Зыятдинова да авылдашының сүзләренә кушылды. Хатын-кыз халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктының аның өеннән ерак түгел урнашкан булуына шат.

— Яңа кибет, бәхәссез, искесеннән яхшырак! Анда һәрвакыт сыйфатлы азык-төлек һәм кирәк-яраклар булыр дип өметләнәбез. Элек аларны сатып алу өчен еш кына бездән 20 километр ераклыкка урнашкан шәһәргә барырга туры килә иде, — ди авылда яшәүче хатын-кыз.

Социаль мөһим объектны ачу хөрмәтенә бәйрәм оештырылды. Авыл халкын котларга район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов, Чистай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов, подрядчы фирма җитәкчесе Владимир Сударкин килде.

— Район башлыгы, барлык җирле үзидарә органнары, шәхсән үз исемемнән сезне бу мөһим вакыйга белән котлыйм. Бу объектка ихтыяҗ зур булыр, сез монда әйберләр сатып алырга, аралашырга килерсез дип ышанам. Мондый мөһим программаларны тормышка ашырганы өчен республика Рәисенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә зур рәхмәт. Бу бинаны төзегән подрядчыга да рәхмәт белдерәбез, эш кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфат белән башкарылды, — диде Константин Валентинович.

— Республикада һәм безнең районда төрле программалар буенча юллар, парклар, скверлар, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка бик күп социаль әһәмиятле объектлар, шул исәптән биредәге кебек комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелә. Аларны төзүнең төп максаты — ерак урнашкан авылларда азык-төлек һәм аеруча кирәкле товарларны сатып алу мөмкинлеге, — диде Ришат Мәгъсүмов.

— Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты сезнең районда «Авыл кибете» республика максатчан программасы кысаларында төзелгән алтынчы пункт булды. Авылда сәүдәне үстерү — республикада актуаль тема һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әлеге пункт кешеләрне җәлеп итү һәм сатып алу үзәге булыр, монда сатып алынган әйберләр сезне сөендерер дип өметләнәм, — дип билгеләп үтте Руслан Валерьевич.

Тантаналы ачылыш мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең яңа пунктыннан символик ачкычны Руслан Шәймәрданов яңа кибетнең сатучысы Валентина Лекаревага тапшырды. Хатын-кыз шушы авылда яши. Аның сәүдә тармагындагы хезмәт стажы 32 елдан артык тәшкил итә. Шуның күп өлеше элеккеге авыл кибетендә сатучы булып эшләгәндә тупланган.

— Иске кибетнең хәзергесе белән аермасы җир белән күк арасы кебек, — ди Валентина. — Монда бик матур, җылы, уңайлы, якты. Иң мөһиме, күп төрле товарлар бар. Киштәләр һәм суыткычлар яңа, барысы да заманча. Бик ошый!

Символик тасманы кисеп, тантаналы ачылыштан соң, авыл халкы яңа кибетне эчтән күрергә ашыкты һәм күпләр инде әйберләр сатып ала башладылар. Сайлау мөмкинлеге бар. Ассортиментта ит, сөт, кондитер әйберләре, икмәк, җиләк-җимеш, яшелчәләр, шулай ук көнкүрештә кирәкле башка товарлар бар. Җирле РайПО ясаган ярымфабрикатлар да бар. Сүз уңаенда, кибет киштәләрендә Чистай районы җитештерүчеләреннән продукция җитәрлек.

Белешмә

«Авыл кибете» максатчан республика программасы 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Татарстан районнарында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 136 пункты төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев