Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановның Яңа ел һәм Раштуа белән котлавы

Хөрмәтле чистайлылар! Яңа ел - үткәнне, бүгенгене, киләчәкне, якты хыялларны һәм яңа максатларны берләштерүче бәйрәм ул. Ә Раштуа бәйрәме - иң якты һәм озак көтелгән гаилә бәйрәме, ул өй җылысы һәм рәхәтлек бүләк итә. Бәйрәмне бар гаилә белән бергә каршылау традицияләре төрле буын вәкилләрен берләштерә.

Яңа ел – ул узган елга йомгак ясау һәм яңа башлангычлар турында уйлау вакыты.
2018 ел безнең алга катлаулы бурычлар куйды. Без бергәләп проблемаларны чишү юлларын таптык. Билгеле уңышларга ирештек, үзебезнең якыннарыбыз, туганнарыбыз турында кайгырттык, үзебезнең кече Ватаныбызны үстерү һәм ныгыту өчен эшләдек.
Безнең төп үсеш юнәлешебез - районны, кирәкле шартлар тудырып һәм яшәр өчен уңайлы итеп, эшләр өчен җәлеп итәрлек итү. Быел Чистай районы алгарышлы социаль-икътисади үсештәге территория статусын алды. Ул районның интенсив җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә ярдәм итә. Яңа производстволар ачылды, яңа эш урыннары барлыкка килде. Чистайлыларның яшәү шартларын яхшырту өчен юлларга асфальт җәелә, ишегалды территорияләре төзекләндерелә, торак йортлар, балалар бакчалары ремонтлана. Күп гражданнар аварияле торактан уңайлыклары булган яңа йортларга күчтеләр. Билгеле, уйланганнарны тормышка ашыру өчен безгә әле күп эшләргә кирәк. Һәр кеше бездәге уңай үзгәрешләрне сизәргә тиеш.
Мөһим юнәлешләрнең берсе – халык сәламәтлеге сагында тору.  Шушы максат белән сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Каргалы һәм Мөслим авылларында яңа медицина учреждениеләре ачылды.
Озакламый календарьда дата алышыначак: әмма элек-электән безнең таянычыбыз булган асыл кыйммәтләребез: үз якыннарыбызга мәхәббәт, дуслык, тугрылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар алыштыргысыз булып калачак. Алар теләсә нинди вәзгыятьтә безгә көч бирә, авырлыкларны җиңәргә, яңа үрләр яуларга рухландыра.
Туган ягыбыз иминлеге хакына тырышучы, үзенең көндәлек хезмәте белән гомуми эшкә өлеш кертүче һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт хисләре җиткерәсе килә.
Әлеге бәйрәм көннәре шәфкатьлелеккә, яхшылыкка, якыннарыбызга мәхәббәткә ышанычны ныгытсын иде! Сезнең изге уйларыгыз тормышка ашсын, Яңа ел яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, изге кешелекле мөнәсәбәтләр, җылылык һәм шатлык елы булсын иде.
Сезне Яңа ел, Раштуа белән ихластан тәбрик итәбез, барлык уйлаган уйларыгызның тормышка ашуын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев