Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер мәйданчыкта футбол да, волейбол да, хоккей да уйнарга мөмкин!

Чистайда тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны төзү республика программасын тормышка ашыру ярдәмендә мөмкин булды.

Мәйданчыкны «Татнефть-Олимп» стадионы территория­сендә, кыш көне шугалак ясала торган урында урнаштырдылар. Әмма хоккей яратучыларга борчылырга урын юк, чөнки ачык һавадагы яңа спорт объекты – күпфункцияле. Биредә җәй көне футбол, баскетбол, гандбол, мини-футбол, ә кышын хоккей уйнарга мөмкин булачак. Моннан тыш, мәйданчык чишенү бүлмәсе һәм тамашачылар өчен утыргычлар белән җиһазландырылган.
– «Татнефть-Олимп» стадионы шәһәрнең спорт тормышы үзәгенә әверелде. Ул «Сәгать заводы» һәм «Медик­лар  йорты» микрорайоннарында яшәүчеләр арасында популяр. Йөзләгән бала стадион территориясендә урнашкан спорт секцияләренә һәм түгәрәкләренә теләп йөри, – дип билгеләп үтте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов мәйданчыкны тантаналы ачканда. – Стадион территориясендә яңа хоккей тартмасы төзү үтенече белән чистайлылардан бик күп мөрәҗәгатьләр керде. Һәм менә бүген без универсаль мәйдан­чык ачабыз. Әлеге мәйданчык­ны төзүгә күп көч куйган «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе белгечләренә рәхмәт белдерәбез. Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән яшь спортчыларга сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар, бәхетле стартлар һәм җиңүләр телим.
Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында шулай ук «Медиклар йорты» микрорайонының җир­ле территориаль үзидарә Советы җитәкчесе Валерий Ваганов, «Татнефть-Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ринат Ишмаков чыгыш ясадылар. Биредә үк җирле артистлар чыгышлары белән концерт оештырылды, аны якын-тирәдә яшәүчеләр, микрорайондагы балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм, әлбәттә, яшь футболчылар карадылар. Нәкъ менә аларга, зур өметләр бирүче спортчыларга, беренчеләрдән булып яңа мәйданчыкта уйнау хокукы бирелде.
– Менә дигән футбол кыры, өслеге бик әйбәт, уйнарга рәхәт! – диде «Труд» командасының яшь футболчысы Артем Шерстобитов.
– Безгә бик ошады! – дип аның сүзләрен куәтләделәр команда буенча иптәшләре Данил Арзютов һәм Марат Ишмаков, –  чөнки стадионның зур кырында бары секцияләрдә футбол белән шөгыльләнүчеләр генә уйный һәм шөгыльләнә ала иделәр, ә биредә һәркем туп йөртә, үз техникасын камилләштерә ала һәм бу бик шәп.
Мәйданчыкны ачу тантанасы яшүсмерләр футбол команда­лары арасында дустанә матч белән тәмамланды. Әлеге уен Эдуард Хәсәновның туп бирүеннән башланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай