Балалар өчен заманча пекарня
Балалар йортында кулинария буенча дәресләр тагын да кызыклырак булачак. Биредә «Сладко – и точка» дип исемләнгән мини-пекарня ачылды.
Бу гадәти булмаган уку-практик лаборатория – кулинария проекты нигезе, аны балалар үзләре педагоглары ярдәмендә уйлап таптылар һәм эшкәрттеләр. Аның төп максаты төбәкнең милли кухняларын өйрәнеп, тәрбияләнүчеләрне кулинария осталыгы серләренә өйрәтү.
– Мондый төр лабораторияне оештыру идеясе катнашучыларның республиканың «Тәмле-татлы Татарстан» («Вкусный Татарстан») республика конкурс-фестивалендә катнашулары хакында килеп чыкты. Милли ризыклар һәм десертлар әзерләү буенча практик дәресләр безнең балаларга һөнәри яктан ориентлашуда, өлкәннәр тормышына уңышлы социальләштерүгә ярдәм итә. Кем өчендер бәлки, әлеге күнекмәләр үз эшен булдыруның башлангычы, өстәмә керем чыганагы булырга мөмкин. Гомумән алганда, әлеге проектны тормышка ашырганда алынган белем һәм осталык, балалар йортында тәрбияләнеп чыгучылар өчен мөстәкыйль тормышта, һичшиксез, кирәк булачак, – дип сөйләде балалар йортының директор урынбасары Алевтина Артемьева.
Пекарняны тантаналы шартларда ачтылар. Әлеге чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнованы, Чистай районында бала хокуклары буенча уполномоченный Софья Хәсәнованы, КИУ филалы студентларын һәм педагогларын да чакырдылар. Мактаулы кунаклар арасында «Ак Барс – Созидание» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева да бар иде. Нәкъ менә аның ярдәме белән «Сладко – и точка» проектын тормышка ашыру мөмкин булды.
– Һәр социаль учреждение каршында уку-практик лабораторияләр ачылу бик мөһим. Алар балаларның профессиональ осталыкларын киңәйтергә мөмкинлек бирәләр. Алар төрле булырга, балаларның мәнфәгатьләрен һәм учреждениедә булган ресурсларны истә тотарга тиеш. Чистайда без алырга ярдәм иткән бина да, кухня җиһазлары да җитәрлек, ә иң мөһиме – балалар йортында төп эшләреннән тыш тәрбияләнүчеләр белән өстәмә рәвештә профориентлашу үткәрергә әзер булган энтузиастлар, педагоглар бар, – дип билгеләп үтте Әлфия Вәлиева.
Пекарняда заманча җиһазлар: конвектор миче, вентиляция җиһазлары, өстәлләр, раковиналар, йөк миксеры һәм камыр әвәләгеч бар.
Балалар барысын да сынап карарга өлгерделәр, жиһазлар белән файдалануның үзенчәлекләрен һәм технологияне өйрәнделәр, югары бәя бирделәр.
– Мондый кухняда әзерләү үзе бер рәхәтлек, – дип сөйли балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең берсе Алмаз. Үзенең беренче камыр ризыгын ул моннан өч ел элек пешергән. Шуннан бирле кулинария аның яраткан мавыгуына әйләнгән. Ул курник, өчпочмак, чуаш милли кухнясыннан хупла һәм башка күп нәрсәләр әзерли белә.
– Әзерләгән вакытта фантазияңне эшкә җиңәсең, барлык мәшәкатьләр дә онытыла, ә әзерләп бетергәч шатланасың, күңелгә рәхәт булып китә. Мин кулинария күнекмәләренең киләчәктә дә кирәге чыгар дип уйлыйм, әлеге яңа пекарнябыз ярдәмендә тагын да күбрәк ризыклар әзерләргә өйрәнәчәкмен, – дип сөйли Алмаз.
«Сладко – и точка» проекты Россия халыкларының милли ризыкларын һәм десертлар әзерләргә өйрәтү максатын күз уңында тота. Мондый юнәлеш сайлау очраклы гына түгел. Чөнки һәр милли ризыкның үзенең бай тарихы бар. Нәкъ менә милли кухня традицияләреннән гаилә кагыйдәләре һәм нигезләре туа да инде. Балалар йорты педагоглары әйтүенчә, проект биредә тәрбияләнүчеләрдә гаилә кыйммәтләре төшенчәсен формалаштырырга ярдәм итә.
– Проект кысаларында өйрәтү программасы 13 яшьтән 17 яшькә кадәрле үсмерләргә исәпләнгән. Ул үз эченә практик һәм теоретик өлешләрне ала. Дәресләр үткәнннән соң бездә тәрбияләнүчеләр уку тәмамлану турында сертификат алалар, – дип ачыклык кертте Алевтина Артемьева.
Символик лентаны кискәннән соң, пекарняда эш тагын да кайный башлады: гадәти булмаган шарлотканы әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге күпләр ярата торган алмалы пирогны аерым кәгазь тарталеткаларда пешерергә уйладылар. Әзерләү процессында балалар белән бергә кунаклар да катнашты.
«Шарлеткалар» пешкән арада (мастер-класста катнашучылар аны шулай дип атадылар) кунакларга проектны тормышка ашыру буенча киләчәк планнары турында
сөйләделәр. Балалар укытучылары белән бергәләп Интернетта видео-хостингларның берсендә «Безгә кунак килде» дип исемләнгән үз каналларын оештырасылары килә. Анда алар төрле һөнәр ияләре белән очрашулардан видеоязмалар бастырырга планлаштыралар. Анда кунаклар милли ризыклар әзерләгән арада үзләренең һөнәрләре, гаиләләре, гаилә традицияләре һәм башка нәрсәләр турында сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук проектны эшләүчеләр интернет-кибет ачу турында да хыялланалар.
Шул арада мич сигнал да бирде, димәк, пирог әзер дигән сүз! 25 минут һәм алсу, телеңне йотарлык» шарлеткалар» әзер! Аларның хуш исен аңлатып булмый, тәмләре искиткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев