Әхәт Хафизов авылдашларына «Чистай хәбәрләре»нә язылу бүләк итте
«Язылу бүләк ит!» хәйрия акциясенә мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Чистай филиалы җитәкчесе Әхәт Хафизов та кушылды.
Ул Кызыл Ялан авылында яшәүче өч хатын-кызга: тыл хезмәтчәннәренә һәм мобилизацияләнгән сугышчының әнисенә 2023 елның икенче яртыеллыгына «Чистай хәбәрләре» район газетасына язылу рәсмиләштерде.
– Кызыл Ялан – татар авылы һәм биредә туган телдә, аеруча өлкән буын кешеләре, газета укырга яраталар. Шуңа күрә мин бу гаиләләргә кечкенә бүләк ясарга булдым, аларны район басмасына яздырдым. Сүз уңаеннан, анда Кызыл Яланда яшәүчеләр турында да язмалар чыга. Мин үзем дә газетаны алдырам, анда чыккан материалларны яратып укыйм. Аның битләрендә һәрвакыт шәһәр һәм район кешеләре турында кызыклы мәкаләләр, ышанычлы, тикшерелгән мәгълүмат басыла, – дип билгеләп үтте Кызыл Ялан авылында туып-үскән мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Чистай филиалы җитәкчесе Әхәт Хафизов.
Исегезгә төшерәбез, «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газеталарына язылу кампаниясе дәвам итә. Туганнарыгызны, дусларыгызны яки социаль учреждениеләр коллективларын район газетасына яздырып, сез дә «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнаша аласыз.
Язылуны почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә, газета редакциясендә һәм онлайн рәсмиләштерергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефоннар: 5-10-57, 5-10-60, 5-13-82. Реклама, 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев