Һава торышы

Бүген Татарстанда томан, яңгыр һәм кырау булыр дип фаразлана

...

Бүген, 31 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көндез кайбер районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак.

 

Иртәнге якта республиканың аерым районнарында томан күзәтелергә мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, көндез аның тизлеге кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәчәк.

 

Татарстанның аерым районнарында һавада һәм туфракта 0..-1 градуска кадәр кырау көтелә.

Көндез һава температурасы +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Татар-информ

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев