Ветеран – муниципаль районның Мактаулы гражданины
Бөек Ватан сугышы ветераны, Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины Евгений Андреевич Черножуков 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Фронтовикны бер гасырлык юбилее белән Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов котлады. Ул Евгений Андреевичка Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе исеменнән котлау открыткалары, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район башлыгы ветеранга баш өстендә тыныч күк йөзе өчен тирән рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев