Чистай районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә
Чистай районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә. 3нче гимназиядә әлеге изге традиция кысаларында чираттагы шундый чара үтте, анда булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары җыелды.
Бәйрәм битараф булмаган кешеләр һәм җәмәгатьчеләр ярдәме белән оештырылды. Аз керемле гаиләләрдән ун беренче сыйныф укучысы быелгы яңа уку елына бөтен кирәк-яраклары тупланган мәктәп букчалары алдылар.
Чара дулкынландыргыч мизгелләрдән башланды: гимназиянең өлкән сыйныф укучылары беренче сыйныф укучылары өчен ихлас котлау сүзләре җиткерделәр, аларга яхшы билгеләргә генә укуларын һәм тугры дуслар теләделәр.
Әлеге чараның төп оештыручысы территориаль җәмәгать советы булды. 1нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Валерий Ваганов укучыларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Белем көне белән котлады.
«Беренче сыйныф – бу аерым, онытылмас вакыт. Без һәр беренче сыйныф укучысының мәктәпкә шатланып, үз көченә ышанап баруын телибез. Әлеге букчалар сезгә бары яхшы билгеләр генә китерсен, алдагы уңышларыгызның башлангычы булсын!» – диде Валерий Александрович һәм укучыларга мәктәп атрибутлары тапшырды.
Әлеге чара шатлыктан балкыган балалар белән истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев