...
Россия Федерациясенең 28 субъекты, шул исәптән Татарстан да, вейплар һәм никотинлы продукция белән сәүдә итү кагыйдәләрен тулысынча тыю яисә катгыйландыру мөмкинлеген карый.
Бу хакта төбәк хакимиятләре сораштыруы нәтиҗәләре буенча ТАСС хәбәр итә.
Татарстанда хәзерге вакытта мондый карарның потенциаль нәтиҗәләренә җентекле анализ ясала. Экспертлар һәм профильле ведомстволар республика территориясендә электрон тәмәке сатуны тулысынча тыю кертелгән очракта килеп чыгарга мөмкин булган бюджет, салым һәм икътисади куркынычларны исәпләп чыгаралар.
Чыганак: НТР 24
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев