Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда санитар-эпидемиологик вәзгыять, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив хәл каралды
Кызамык һәм бума ютәлнең бер генә очрагы да теркәлмәгән

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Владимир Ковязин 2026 елның җиде ае йомгаклары буенча Чистай районында санитар-эпидемиологик хәл турында хәбәр итте. Бу чорда йогышлы һәм паразитар авыруларның 3 353 очрагы теркәлгән, авыру күрсәткече 100 мең кешегә 4 577,47 тәшкил иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 24,8 процентка түбәнрәк.
Шул ук вакытта кайбер инфекцияләр буенча үсеш күзәтелгән: кискен эчәк инфекциясе – 1,8 тапкырга, туберкулез – 20 процентка, ВИЧ-инфекция – 33,3 процентка, микроспория – 25 процентка, ә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк 2 тапкырга арткан (2 очрак теркәлгән).
Респиратор инфекцияләр буенча кискен респиратор вирус инфекцияләрнең 2 405 очрагы теркәлгән, бу 2025 ел белән чагыштырганда, 24 процентка кимрәк (3 172 очрак), шул ук вакытта авыру структурасында балалар өлеше 68,9% тәшкил иткән, узган ел 67,9% булган.
Кискен эчәк инфекцияләренә килгәндә, аларның 120 очрагы теркәлгән: 2025 елның җиде аена караганда 1,8 тапкырга күбрәк (67 очрак).
Шул ук вакытта агымдагы елда кызамык, бума ютәл, эпидемик паротит һәм скарлатинаның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Түбәндәге күрсәткечләр буенча да уңай динамика билгеләп үтелә: сукбай хайваннар тешләве – 12,4 процентка, талпан кадалу очраклары – 36,5 процентка, грипп белән авыру – 3 тапкырга, үпкә ялкынсынуы белән – 2 тапкырга, корчаңгы белән 25 процентка кимегән.
2026 елда Чистайда һәм районда ике рәсми пляж – шәһәрдә «Яшьлек» һәм Каргалы авылында «Кизләү» эшләде, икесенең дә су объектларын коену һәм ял итү өчен файдалануга санитар-эпидемиологик нәтиҗәләре бар. Су коену сезонында территориаль бүлек суга мониторинг үткәрә: май аенда «Кизләү» күлендә бер җитешсезлек теркәлгән, шуннан соң Каргалы авыл җирлеге хакимиятенә өстәмә профилактик чаралар турында күрсәтмә бирелгән. Бүгенге көндә су һәм туфрак пробалары нормада, гражданнардан пляжларның торышына шикаятьләр килмәгән.
Кояшлы көннәр урып-җыюны тизләтте: бөртеклеләр 79 процент мәйданда җыелган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы вәзгыять турында хәбәр итте. Урып-җыю кампаниясе дәвам итә: тотрыклы кояшлы һава торышы нәтиҗәсендә җитештерүчәнлек бермә-бер арткан. Бөртекле культуралар 24,5 мең гектардан артык мәйданда җыелган, бу планның 79 процентын тәшкил итә. 92,5 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 37,8 центнер.
Сабан рапсын урып-җыю дәвам итә, ул планнан 22 процент җыелган.
Бәрәңге 336 гектар мәйданда казылган, бу планның 16 процентын тәшкил итә. 14 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынган, уртача уңдырышлылык – һәр гектардан 43 тонна. Калган мәйданның шактый зур булуын исәпкә алып, авыл хуҗалыгы техникасы тәүлек буе эшләү режимына күчереләчәк.
Узган атнада көзге рапс чәчү төгәлләнгән, көзге бодай чәчү актив бара. Шул ук вакытта туфракны төп эшкәртү һәм терлек азыгы әзерләү эшләре дә алып барыла.
Узган атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре 434 тонна сөт сауганнар, 411 тоннасын сатканнар. Сөтнең уртача бәясе бер килограмм өчен 30 сум 50 тиен тәшкил иткән. 1 сентябрьдән сатып алу бәяләрен 5 сумга күтәрү планлаштырыла.
Криминоген хәл тотрыклы, ләкин юл дисциплинасы аксый

Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә өч җинаять: наркотик матдәләр саклау, банк картасыннан һәм чит кешенең милкен урлау теркәлгән.
Юлларда 11 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда зыян күрүчеләр бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 100дән артык кешене җаваплылыкка тарткан, 4 машина йөртүче исерек килеш автомобиль йөрткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 137 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
1 сентябрь тантаналы узарга тиеш

Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы Дмитрий Иванов барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм 1 сентябрь бәйрәме тантаналы рәвештә узарга тиешлеген ассызыклады. Ул җаваплы затларга 1 сентябрьдә бәйрәм чараларын тиешле дәрәҗәдә оештырырга, шулай ук мәктәпләрдә комплекслы иминлекне тәэмин итәргә кушты.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев