...
Татарстанда 17 августтан 24 августка кадәр кайбер азык-төлек продуктларына бәя арткан. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларында хәбәр ителә.
Барыннан да бигрәк дуңгыз итенә бәя (4 сумга) арткан, хәзер бу төр итнең килограммы 351,13 сум тора. Шулай ук тавык ите кыйммәтләнгән, аның бәясе бер килограмм өчен 234,98 сум тәшкил итә. Казылык һәм туңдырылган балык бәясе дә арткан. Каймакның бәясе сизелерлек (4,91 сумга) арткан.
Ярмаларның бәясе да арткан, мәсәлән, бер килограмм дөге хәзер – 83,33 сум, карабодай – 61,30 сум, тары 46,35 сум тора. Сарык ите, тавык йомыркасына, кара чәй, печенье һәм эремчек бәясе бераз кимегән.
Чыганак: НТР 24
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев