Вакыйга

Татарстанда агачка барып бәрелгән машинада җиде яшүсмер булган

...

Татарстанда агачка барып бәрелгән машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган.

ТР Яшел Үзән районында Chevrolet зур тизлектә агачка бәрелгән. 6 кеше һәлак булган, тагын берсе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган. Тикшерү үткәрелә, аны прокуратура контрольгә алды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган. Зыян күрүчене Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенә китергәннәр.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев