Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Вакыйга

Чистайда суд машина йөртүчегә руль артына исерек килеш утырган өчен 45 мең сум штраф салган

Үз күрсәтмәләрендә хатын-кыз аннан алдагы көннең кичендә 0,5 литр сыра эчүен, ә иртән эшкә бару өчен ашамыйча руль артына утыруын аңлаткан

 

Үз күрсәтмәләрендә хатын-кыз аннан алдагы көннең кичендә 0,5 литр сыра эчүен, ә иртән эшкә бару өчен ашамыйча руль артына утыруын аңлаткан. Юлда аны ЮХИДИ инспекторлары туктаткан. Дәүләт автоинспекторлары исереклек халәтенә тикшерү уздырган, ул хокук бозучы организмында алкоголь булуын раслаган. Процедура нәтиҗәләре белән хатын-кыз, прибор күрсәткечләренә каршы килмичә, ризалашкан. Вакыйга Чистай–Түбән Кама автоюлының 1нче километрында килеп чыккан.

 

Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче суд участогы җәмәгать судьясы исерек хәлдә автомобиль йөрткән хатын-кызга карата гаепләү акты чыгарды. Суд участогы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, суд утырышы барышында гаепләнүче тулысынча үз гаебен таныган һәм кылган эшенә үкенгән. Суд, эш шартларын һәм гаебен тануны бәяләп, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Моннан тыш, хатын-кыз транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителгән.

Хәзерге вакытта суд карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев