Чистайда 71 яшьлек хатын-кыз электр самокаты бәрдерү аркасында дәваханәгә эләккән
Чистайда 71 яшьлек хатын-кызны самокат йөртүче бәрдерә, ә үзе вакыйга урыныннан кача. Авария 26 апрельдә көндез була
Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә хәбәр итүләренчә, 14 сәгать 30 минутта Лев Толстой урамындагы 102нче йорт янындагы тротуарда электр самокатында билгесез кеше җәяүлене бәрдергән, шуннан соң вакыйга урыныннан качкан.
Зыян күргән хатын-кыз Чистай үзәк район дәваханәсенә китерелгән. Аның кулы сынган.
Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы полиция майоры Дмитрий Зинин чираттагы тапкыр электр самокатларын кулланучыларны җаваплылыкка һәм саклыкка чакырды.
– Электр самокатында йөргәндә тизлекне сәгатенә 25 километрдан да арттырырга ярамый. Тротуар буйлап йөргәндә өстенлек һәрвакыт җәяүледә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне бозмаска чакырам, – дип ассызыклады Дмитрий Зинин.
Самокат йөртүчеләрнең юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качып, зыян күрүчеләрне ярдәмсез калдыру очраклары аеруча борчу тудыра. Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, вакыйга урынын калдырган өчен җаваплылык каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев