Чистай районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан
Вакыйга

Чистай районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан

Opel автомобилен йөртүче юлда яткан җәяүлене бәрдергән

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклыйлар.

 

Бүген төнлә Чистай районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

 

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Opel автомобилен йөртүче машина юлында яткан җәяүлене бәрдергән, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.

 

Бәрдерү нәтиҗәсендә имгәнүләр алган җәяүле ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә китерелгән, әмма аның гомерен саклап кала алмыйлар – соңрак ул дәваханәдә вафат була.

 

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе фотосы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев