Чистай районында массалы юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган
Җинаять эше кузгатылган
Беренчел мәгълүматлар буенча, 4 гыйнварда, иртәнге сәгать 10нар тирәсендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частена кимендә 10 автомобиль, шул исәптән йөк автомобильләре катнашында массакүләм юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авария Чистай районы территориясендә «Казан - Әлмәт» автоюлының түләүле участогында (Шәле - Баулы участогының 27нче чакрымы) килеп чыккан. 4 кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр бар.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, юлның бу участогын кардан чистарту өчен «СМП-Нефтегаз» АҖ җаваплы.
Хезмәтләр, тикшерү-оператив төркем эшен Чистай шәһәре прокуроры Тимур Дияров координацияли.
- Күзәтчелек ведомствосы таләбе буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре - шәһәр прокуратурасы контролендә, - дип билгеләп үтелә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев