Чистай районында ике ир-атны һәм баланы батып баручы көймәдән коткарганнар
...
Бүген, 23 июльдә, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә, Кызыл Яр авылы янында ике ир-ат һәм ун яшьлек бала утырган көймә җил вакытында бик тиз су белән тула башлый. Өлкәннәрнең берсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтырата һәм координаталарын хәбәр итә алган.
4 сәгать 50 минутта оператив рәвештә Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чистай бүлеге инспекторлары судноны эзләргә чыгалар. Коткаручылар акваторияне тикшергәннәр һәм зыян күрүчеләрне ярдан 4,5 чакрым ераклыкта тапканнар – алар су астында калган утраудагы куакларның ботакларына тотынып торганнар һәм ярдәм кирәклеге турында сигналлар биргәннәр. 5 сәгать 22 минутта өчесен дә исән-имин көймә станциясенә китергәннәр. Алар медицина ярдәменә мохтаҗ булмаганнар.
Өлкән дәүләт инспекторы, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чистай инспекторлык бүлеге җитәкчесе Михаил Марфин баткан көймә очрагында коткаручы ролен жилетлар уйнаганын билгеләп үтте:
– Коткарылганнарның барысы да коткару жилетларында булганга күрә, зыян күрмәгәннәр һәм су өстендә кала алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев