Татарстанда 2026 елның 11 ноябрендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе ачылачак. Консультацияләр 10нан 14 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты.
Коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты тиешенчә булмавы (җылылык, су белән тәэмин итү, су агызу, электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләгәндә бозулар, күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тотмау, идарәче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләренең һәм торак-коммуналь хуҗалыгының бернинди чаралар күрмәве яки законсыз гамәлләре, каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау һәм йорт яны территориясен канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тотмау, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын тәэмин итүгә бәйле башка мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.
Кайнар линия телефоннары: шалтыратулар өчен – (843) 236-00-71, Max мессенджерына хәбәрләр җибәрү өчен – +7 965 593-86-64.
Гражданнарга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Казан башкарма комитеты, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты, «Газпром Трансгаз Казан» ширкәте, Казанның «Су каналы» МУПы, «ПЖКХ «ИК» ширкәте һәм «Гринта» ширкәте вәкилләре консультацияләр бирәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев