Вакыйга Булдырь авылында килеп чыккан
16 гыйнвар кичендә Булдырь авылында автомобильгә ут капкан. Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр.
– Янгын сүндерүчеләр килгәндә Renault Sandero җиңел автомобиле яна иде. Вакыйга нәтиҗәсендә транспорт чарасы янгыннан юк ителгән, ут чыгуның беренчел сәбәбе – автомобильнең техник төзексезлеге, – дип аңлатты күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Машинада янгын чыкса, нишләргә?
Әлеге вакыйгага бәйле рәвештә янгын күзәтчелеге белгечләре автомобиль янганда эш итү тәртибен искә төшерәләр:
– Кичекмәстән туктарга, двигательне сүндерергә, машинаны кул тормозына куярга һәм барлык пассажирларны төшерергә.
– 101 яки 112 номерын җыеп, янгын сүндерүчеләрне чакырырга, төгәл адресны әйтергә.
– Янгын сүндергеч ярдәмендә утның таралуына юл куймаска тырышырга. Ут капот астыннан чыккан булса, аны сак кына ачыгыз, ялкынның кискен көчәюенә әзер булыгыз.
– Янгын сүндергечне экономияләп тотыгыз, кабат янып киткән очракта әз генә (10-15%) булса да запасыгыз булсын.
– Әгәр булдыра алмасагыз, ягулык багы шартлау куркынычы булу сәбәпле, автомобильдән 10-15 метр ераклыкка китегез.
Бу кагыйдәләрне үтәү гомерегезне саклап калырга һәм гадәттән тыш хәлдә зыянны киметергә ярдәм итә ала.
Фото вакыйга урыныннан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев