Янгын 1 август төнендә Александровка авылында була
Янгын 1 август төнендә Александровка авылында була. Янгын сүндерүчеләр килү вакытына 300 квадрат метр мәйдандагы склад бинасын ялкын каплап алган була.
–Әлеге янгын складка зыян китерде. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана, – дип хәбәр итте Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

Күзәтчелек ведомствосында искәртүләренчә, складларда янгын куркынычсызлыгы системалы якын килүне таләп итә: милекнең сакланышы гына түгел, кешеләрнең гомере дә шуңа бәйле. Җиңел янучан материаллар саклана торган объектларга аерым игътибар бирергә кирәк.
–Янгын сигнализациясе һәм күчерелмә янгын сүндерү чаралары булу–барлык саклау объектларында мәҗбүри адымнар. Нәкъ менә алар – башланган янгын һәм аның күләмле гадәттән тыш хәлгә үсүе арасында беренче киртә, - дип ассызыклады инспектор.
Складта янгын сигнализациясе системасы үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш:
Түшәмдә һәм склад зоналарында урнаштырылган төтен һәм температура датчикларын.
Күренеп торган урыннарда урнаштырылган сигнализацияне кулдан җибәрү элементларын.
Еш кына видеокүзәтү һәм сак системалары белән берләштерелгән идарә итүнең үзәк пультын.
Складта янгын сүндергечләр мәйданы буенча тигез итеп бүленә. Норматив буенча һәр 100 квадрат метрга ким дигәндә бер янгын сүндергеч туры килә, ләкин саклана торган товарларның төренә карап, аларның саны артырга мөмкин. Шул ук вакытта янгын сүндергечләр тикшерелергә, сертификацияләнергә һәм актуаль пломбалар һәм паспортлар булырга тиеш.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев