Чистай районында 24 яшьлек егет буада торба чистартканда батып үлгән
Эш вакытында ул саксызлыгы аркасында ярдан суга төшеп киткән
Чистай районының Дүрт Өйле авылында фаҗига килеп чыккан: биредә яшәүчеләр буада 24 яшьлек егетнең гәүдәсен тапканнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егетне авылдашлары судан чыгарганнар, әмма аны коткарып кала алмаганнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, егет буада камыш белән тулган су үткәргеч торбаны чистарту белән шөгыльләнгән. Эш вакытында ул саксызлыгы аркасында ярдан суга төшеп киткән.
Ни кызганыч, янәшәдә беркем дә булмаган.
– Аның янында ярдәмгә килердәй кеше булмаган, – дип аңлаттылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Хәзерге вакытта белгечләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев