Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Безнең коллектив Татарстан Президенты Рәхмәт хатына лаек булды

«Пирамида» Казан мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Матбугат көне алдыннан Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм – Хрустальное перо 2019» XXII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына бөтен Татарстаннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелды.

Конкурс берничә номинациядә: «Һөнәргә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел», «FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты», «Россия Федерациясендә волонтер елы», «Татарстан Республикасында Лев Толстой елы», «Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел» үткәрелде.

Рөстәм Миңнеханов исеменнән масса­күләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-минист­ры Алексей Песошин котлады. Ул Татарстан журналистикасының талантлы, иҗади, битараф булмаган һәм җаваплы кешеләрне берләштерүен бил­геләп үтте.

Алексей Валерьевич берничә дәүләт бүләге тапшырды, шуларның берсенә «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе коллективы да лаек булды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтебез һәм Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә саллы өлеш кертүебез өчен без Президент Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләндек. Шундый югары бүләккә без дус-тату коллективыбызның көндәлек нәтиҗәле хезмәте ярдәмендә ирешә алдык. Газетаның һәр саны – зур булмаган коллективыбызның бердәм эш нәтиҗәсе. Моңа төрле чараларга бары, шалтыратуларга җавап бирү, очрашулар, сөйләшүләр, репортажлар, фотога төшерү, материаллар язу, аларны уку, төзәтү, тәрҗемә итү, газетаны биткә салу, бастыруга тапшыру һәм башкалар керә. Менә инде 101 ел без, газета укучыларыбыз, сезнең өчен эшлибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев