Бер атна эчендә Чистайда өч янгын теркәлгән
Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган
Узган атнада, 15 июньнән 21 июньгә кадәр, Чистайда һәм районда өч янгын теркәлгән. Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр.
15 июнь кичендә «Пищевик» СНТсының бакча участогында корылмага ут капкан. Янгын файдаланмый торган корылманы юк иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, моңа сәбәп ут белән сак эш итмәү булган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
– 17 июнь төнендә Чистайда Полющенков урамындагы 8нче йортның алтынчы катындагы фатирда янгын чыга. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр тәрәзәдән кара төтен чыгуын күрәләр. Янгыннан фатирга зыян килгән, бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел сәбәп – электр җиһазларының авария хәлендә эшләве, – дип аңлатты бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
21 июньдә Заводская урамындагы торак йортны янгын чолгап ала. Йорт зыян күргән, бәхеткә, хуҗалары зыян күрмәгән. Беренчел сәбәп итеп белгечләр ут төртүне атый.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәң, күпчелек фаҗигаләрне булдырмаска мөмкин, дип ассызыклыйлар.
– Ваемсызлыктан бәла-казага кадәр – бер адым. Ут белән сак эш итмәү милекне югалтуга гына түгел, кешеләрнең үлеменә дә китерергә мөмкин. Үзебез һәм якыннарыбыз турында кайгыртыйк, – дип мөрәҗәгать итте халыкка Илнур Гайнуллин.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев