Бер атна эчендә Чистайда ике янгын чыккан
Ике вакыйгада да зыян күрүчеләр булмаган
Узган атнада янгын сүндерүчеләр Чистайда янгын чыгу турындагы хәбәрләргә ике тапкыр чыкканнар. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр итүләренчә, ике вакыйгада да, бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган, ә аларның башлангыч сәбәпләре ике очракта да кеше саксызлыгы булган.
Беренче вакыйга 12 март кичендә Ржавец урамында теркәлгән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр файдаланылмый торган бинада төтенгә тап булганнар. Ут чыгу мәйданы нибары 1 квадрат метр тәшкил иткән. Зур булмаса да, ут бинага зыян китерергә өлгергән. Моның сәбәбе – билгесез кешенең ут белән саксыз эш итүе.
Икенче көнне, 13 мартта, 22 сәгать тирәсендә янгын чыгу турында тагын бер хәбәр килгән. Бу юлы вакыйга Привалов урамында килеп чыккан.
– Янгын сүндерү подразделениесе килгәндә контейнер мәйданчыгында чүп-чар яна торган булган. Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның башлангыч сәбәбе – билгесез кешенең ут белән саксыз эш итүе, – дип әлеге хәлгә аңлатма бирде бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре яшәүчеләргә иминлек кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртәләр. Ут белән эш итүдә саксызлык күрсәтү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, хәтта сүз чүп багы яки ташландык корылма турында барса да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев