Алексеевск поселогында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Чистай–Казан автобусы пассажирлары зыян күргән
Вакыйга

Алексеевск поселогында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Чистай–Казан автобусы пассажирлары зыян күргән

Авария бүген иртән булган

Бүген, 11 августта, 5 сәгать 30 минут тирәсендә Алексеевск поселогында җитди юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Чистай–Казан рейсы белән баручы пассажир автобусы Peugeot җиңел автомобиле белән бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, чит ил машинасын йөртүче юл чатыннан узганда автобуска өстенлек бирмәгән. Бу хакта «Алексеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

 

Бәрелү нәтиҗәсендә автобус юл кырыеннан төшеп китә һәм бетон коймага бәрелә. Авария вакытында салонда 17 пассажир һәм йөртүче булган, дип хәбәр ителә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 10 кеше имгәнгән. Вакыйга урынына ЮХИДИ инспекторлары һәм ашыгыч хезмәтләр бригадалары барган.

Авариянең сәбәпләре, зыян күрүчеләрнең хәле турында мәгълүмат ачыклана.

Алексей Ахманаев фотосы, «Алексеевск яңалыклары»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев